14 апрель көнне, Әлмәттә дөрес укый-яза белү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү һәм хатасыз язу культурасын арттыру өчен оештырылган «Тоталь диктант» 15-нче юбилей Бөтендөнья белем бирү акциясе үтте. Аның 14 еллык тарихы дәвамында «Тоталь диктант» масштаблы бөтендөнья вакыйгага әйләнде. Белем бирү акциясендә дөньяның 76 илендәге 1021 шәһәрендә яшәүче кешеләр катнаша.
Әлмәт районында «Тоталь диктантта» катнашучылар саны 316 кеше тәшкил итте.
«Кванториум» балалар технопаркында «Тоталь диктантны» Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин язды.