Торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәтләрне күрсәтү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында бүген район активы белән киңәшмәдә «Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты» МАУ директоры Җәүдәт Сөләйманов хәбәр итте. Киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
Киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
Күрсәтелгән хезмәтләрнең дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирә торган чыганак булып күпчелек очракларда кешеләрнең шикаятьләре тора, аларның саны буенча конкрет компаниянең эшчәнлеге турында фикер йөртергә була. Оешма яхшырак эшли барган саен аңа карата шелтәләр дә кими.