ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Роспотребнадзор су басудан соң биналарны чистарту, шулай ук коеларны, каралтылар чокырларын һәм чиктәш территорияләрне дезинфекцияләү буенча халыкка белешмәлекләр тәкъдим итә. 

24 апрель көнне Әлмәттә болытлы аязучан һава торышы көтелә. Урыны белән кечкенә бөртекле һәм юеш кар явачак. Минималь температура төнлә -2..-5º, максималь температура көндез +2..+5º. 


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Яз килү белән бар тирә юнь уяна, беренче кояшлы көннәр белән куана. Бакчалар чәчәккә күмелә, җылы язгы җил чәчләрне иркәли, һава яңа үсеп чыккан үлән-чәчкә исе белән тула. Туй кебек тантаналы көн өчен ничек инде шундый вакытны сайламыйсың ди. Язын  туй үзенә күрә үзенчәлекле романтик мохиттә уза. Яз – табигатькә дә, тормышка да яңалык алып килүче ел фасылы.

Агымдагы елның 20 апрелендә халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге белгечләре « Сыйфатлы югары белем алудагы пробемалар: эш бирүчеләрнең дәгъваләре һәм аларны чишелеш юллары» дип аталучы түгәрәк өстәл эшчәнлегендә катнаштылар.

Бу чара А.Н.Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университетының Әлмәт филиалында узды. Сөйләшүләр барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- югары уку йортын тәмамлаучыларның теоретик белем алуында һәм практик осталыкларындагы җитешсезлекләр,

- кичәнге студентларның предприятиедә һөнәргә җайлашуындагы төп проблемалар,

- югары уку йортларын сайлауның шартлары.

«Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале җиңүчеләре арасында әлмәтлеләр дә бар.Түбән Мактамадагы 2 нче мәктәпнең «Шанс» бию коллективы Әлмәт данын яклап чыгыш ясады һәм өченче урынга лаек булды. Фестивальнең йомгаклау турында Россия төбәкләреннән 5 меңнән артык сәләтле бала чыгыш ясады. Оештыручылар катнашучыларның елдан-ел артуын билгели. Быел сайлап алу турларының барысында да алар санының 15 процентка күп булуы күзәтелгән. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләп, бу фестивальнең Татарстанда гына булуын һәм яңа йолдызлар кабызуын җиткерде.

Район  активы белән булып узган киңәшмәдә ФБП рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгышы тыңланды. Керем өлеше  агымдагы елның 1 кварталында  896 млн. сумны тәшкил иткән яки еллык планга 24% тәшкил иткән. Үтәлеш   630 млн.сумны яки  27,3% (норматив 25%) тәшкил иткән.

Студентлар язы - яшьләрнең көтеп алган бәйрәме, анда алар үзләренең талантларын күрсәтәләр, җиңү яулыйлар. Фестивальне балалар һәм  яшьләр эшләре идарәсе студсовет белән берлектә оештыра.  Аның нәтиҗәләре буенча 3 урынны  "В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты"ның Әлмәт филиалы, 2 урынны А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, 1 урынны Әлмәт политехника техникумы студентлары яуладылар, Гран -Прины Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары алды.

Бүген эшлекле дүшәмбедә экология департаменты директоры Айнур Исхаков экологик өмәнең беренче нәтиҗәләрен бәян итте. 1 апрельдән башлап экологик икеайлык кысаларында узган чараларда  38 961 кеше катнашкан,  472 машина (2354куб.м.) чүп чыгарып түгелгән. Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк, диде ул. Район башлыгы Айрат Хәйруллин чараларда актив катнашырга чакырды ,ишегалларын чистартуга һәм төзекләндерүгә кагылышлы күрсәтмәләрен бирде.

Узган ялларда Болгар каласында "Сәламәтлек" авыл республика спартакиадасы кысапарында  волейбол буенча ярышлар узды. Ул хатын-кызлар командалары арасында оештырылды. Әлмәт җыелма командасы анда бик яхшы чыгыш ясады һәм Сарман командасын  2:1 исәбе белән җиңде.

10 июнь көнне Әлмәттә  «TimermantriathlonAlmet – 2018» чарасы  узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International