Әлмәт Роспотребнадзор су басу зоналарында яшәүче халыкка белешмәлекләр тәкъдим итә

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Роспотребнадзор су басудан соң биналарны чистарту, шулай ук коеларны, каралтылар чокырларын һәм чиктәш территорияләрне дезинфекцияләү буенча халыкка белешмәлекләр тәкъдим итә. 

Истә тотыгыз:

- территорияне чистартканда һәм тору урынын җыештырганда кулларны саклау чараларын кулланырга, йогышлы авыру пычрак куллардан организмга эләкмәсен өчен эшне башкарганда ашамаска һәм тартмаска кирәк;

- территорияне җыештырганда, тузан барлыкка килү белән бәйле эшләрне башкарганда, авызны һәм борынны медицина маскасы яисә марля бәйләвече белән капларга кирәк;

- территориядә эшләгәннән соң кулларны сабын белән җентекләп юарга;

- кайнатылган яисә шешәдәге суны гына эчәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International