Бүген эшлекле дүшәмбедә экология департаменты директоры Айнур Исхаков экологик өмәнең беренче нәтиҗәләрен бәян итте. 1 апрельдән башлап экологик икеайлык кысаларында узган чараларда 38 961 кеше катнашкан, 472 машина (2354куб.м.) чүп чыгарып түгелгән. Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк, диде ул. Район башлыгы Айрат Хәйруллин чараларда актив катнашырга чакырды ,ишегалларын чистартуга һәм төзекләндерүгә кагылышлы күрсәтмәләрен бирде.