Агымдагы елның 20 апрелендә халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге белгечләре « Сыйфатлы югары белем алудагы пробемалар: эш бирүчеләрнең дәгъваләре һәм аларны чишелеш юллары» дип аталучы түгәрәк өстәл эшчәнлегендә катнаштылар.
Бу чара А.Н.Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университетының Әлмәт филиалында узды. Сөйләшүләр барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- югары уку йортын тәмамлаучыларның теоретик белем алуында һәм практик осталыкларындагы җитешсезлекләр,
- кичәнге студентларның предприятиедә һөнәргә җайлашуындагы төп проблемалар,
- югары уку йортларын сайлауның шартлары.