Әлмәтнең Гагарин урамы иң беренче салынган урамнарның берсе. Башта ул Бульварная исемен йөрткән. Ә аннан соң аңа Гагарин исеме бирелгән. Әлеге урамда ветераннар советы, “Ветеран” реабилитация үзәге урнашкан. Бу тарихи урам ял итү өчен бик матур. Берничә көннән Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ә бүген биредә “Җиңү алмалары” аллеясына нигез салынды. Әлеге чарада район һәм шәһәр җитәкчелеге, сугыш һәм тыл ветераннары, балалар катнашты.
Әлмәтлеләр бүген көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булган 1 Майны билгеләп үтте. Бәйрәм иртәнге сәгать 8 дә үк башланды. Шәһәр паркына җитәкчелек, ветераннар, Социалистик Хезмәт Геройлары җыелды. Алар Геройлар аллеясына чәчәкләр куйды.
Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Районыбызның хезмәт сөючән халкы бәйрәмне күтәренке рухта каршылый. Районда республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. . Бүген төп максатыбыз – барган юнәлештән тайпылмыйча, алга таба да үсеш юлын дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка, муллыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешә алабыз. Якты, җылы бәйрәм уңаеннан, сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Барчагызга сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, йортларыбызга иминлек телим. Бәйрәм белән!
Әлмәтнең ветераннар оешмасы хезмәткәрләре һәм районның сәнгать коллективлары Җәлил интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр янында булып, аларның хәлләрен белделәр, концерт программасы куйдылар. Очрашу бик җылы узды һәм барысында да тирән тәэсир калдырды.
Арена-Ягуар Зур Мәскәү Дәүләт цирк-шапитосы әлмәтлеләрнең игътибарына "Буйлы рейс" спорт-күңел ачу программасын тәкъдим итә. Программада сез Африка арысланнары һәм Бенгалия юлбарыслары аттракционын, шулай ук Гарәбстан верблюдларын, Шетлендия понисын, Евразия селәүсеннәрен, төрле төстәге какаду һәм ара попугайларының эксклюзив тамашасын күрәчәксез.
Бүген Мамадышта авыл хуҗалыкларын тәкъдим итүче хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Чемпионатының финал этабы тәмамланды. Ярышлар "Сәламәтлек" традицион республика спартакиадасы кысаларында узды.
«Шушы яктан, шушы туфрактан без!» девизы астында Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына, Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берләшмәсенең 100 еллыгына, Лев Толстой туган көненнән 190 еллыгы тулуга багышланган авыл мәдәният йортларының үзешчән халык сәнгате коллективларының иҗади отчетлары дәвам итә.
Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план 40% тан артык үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв. м. торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв. м. торак төзеләчәк.
27 апрель көнне Казан медицина көллиятендә "Медицина һәм фармацевтика урта белеме булган иң яхшы белгеч - 2018" бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашучылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгенең 1нче этабы ӘМРның дәвалау-профилактика учреждениеларында 29 гыйнвардан 22 февральгә кадәр уздырылды. Икенче этап Казанда 22 февральдән алып 10 апрельгә кадәр узды.
Бүген, 28 апрель көнне,ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «ТОННЕЛЬ» операциясе уздырылды. Аның барышында аек булмаган килеш машина руле артына утыручыларны ачыкладылар.