ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә , аның төп максаты бөтендөньяҗәмәгатьчелегенең игътибарын җитди проблемаларга, шулай ук хезмәтне саклау культурасын булдыру һәм аны алга сөрү ничек итеп эш урынында ел саен үлем-китемне киметүгә китерергә мөмкин булуына юнәлтүдән гыйбарәт.Халыкара хезмәт оешмасы бәяләүләре буенча дөньяда һәркөнне уртача 5 000 кеше җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирдән үлә, гомумән алганда, җитештерүдәге үлем-китем очраклары бер елга 2 – 2,3 миллионга кадәр җитә. Моннан тыш. җитештерүдә хезмәткәрләрне өч көннән артыграк эш урыннарында эшли алмаслык дәрәҗәгә китерә торган бәхетсезлек очраклары ел саен 270 миллионга кадәр җитә.
 


27
апрель, 2018 ел
җомга

24-25 апрель көннәрендә  Казанда «Әлмәт -Водоканал» командасы 4 нче  «RUSSIANWATERCUP 2017/2018» чемпионатының сайлап алу этабында катнашты, анда Россиянең  12 оешмасы вәкииләре килгән иде. "Әлмәт -Водоканал" командасы анда икенче урынны яулап алды.

Татарлар яшәгән һәр тарафта кичә олуг бәйрәм – Шигърият көне билгеләп үтелде. Гадәттә, кар яуса да, таш яуса да бу көнне киң җәмәгатьчелек Тукай һәйкәле янына килүне үз бурычы дип саный. Шуңа да быелгы һава торышының еламсырап торуы да чарага һич кенә дә аяк чалмады. Әлмәтлеләр дә бердәм булып бөек шагыйрь янына җыелды.Салкын яңгыр сибәләп торуга да карамастан, бирегә җыелган һәр әлмәтленең күңелендә җылылык бөреләнгән иде. Урта һәм өлкән буын бер-берсен туганнарча якын күреп, үзебезнең туган телдә сәламли, бәйрәм теләкләре җиткерә. Әнә шулай мәйданда дуслык, туганлык җепләре сузыла. Русларның Пушкины кебек үк бөек каләм иясе Тукай кыска гына гомере эчендә татарның классик әдәбиятына нигез салып, барлык шигырьләрендә дә үз халкына карата булган мәхәббәтен, борчуларын да җиткерергә өлгерә. Һәр әсәре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.Татар милләте нинди генә сынауларга дучар булса да, Тукай халкын, халык Тукаен үз йөрәгендә саклый. Бүгенге вәзгыять чорында да Тукай татар зыялыларын бер йодрыкка туплый.
 

 2017 ел нәтиҗәләре буенча  «Римера» компанияләр төркеменең Әлмәт заводы илебез базары   (ЭЦН)  җитештерүчеләрен арттыра төшкән. 2017 елда барлык өлкәләрдә дә күтәрелеш сизелә. Батырма электродвигательләр  19%, газ сепараторлары  11%, запчастьлар  8% арткан. Җитештерүчәнлек 2017 елда  16% күтәрелгән. 

Агымдагы елның май аенда Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен бушлай курслар оештыра. 14 нче майдан башлап компьютер дизайны, техник-сметчик, кадрлар буенча инспектор, предприятие программасын, ә 15 майдан һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин булачак.

2018 елның 1 маенда  10.00сәг. алып 12.30 сәг. кадәр вакыт аралыгында Әлмәттә традицион 59нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ул Эшчеләр бердәмлеге көне уңаеннан уздырылачак. Йөгереш Ленин урамында узачак.

5 май көнне Экология департаменты клдагыча "агачны бергәләп коткарыйк"  акциясе оештыра. Аның кысаларында әлмәтлеләр икенчел чималны җимеш бирүче алма агачы үсентеләренә алыштыра алалар.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән саналган Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга кичә 32 ел тулды.Аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан әлмәтлеләр, аларның гаиләләре бүген янәдән Хәтер мәйданына җыелды.Әлмәт районыннан авария нәтиҗәләрен бетерергә 172 кеше китә. Хәзерге вакытта районда Чернобыль вакыйгасында катнашкан 110 кеше яши. Араларында инвалид калучылар да бар. Каһарманлыклары өчен күбесе орден-медальләр белән бүләкләнгән. Шулай ук ирләре вафат булган 33 тол исәпләнә. Алар да ел саен митингка килә. 

 

30 мең м2 чистартылган территория, 40 меңгә якын актив катнашучы. Әлмәт районы республикада быел гамәлгә ашырылучы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча алдынгы итеп танылды. 1 апрельдән башлап муниципаль берәмлек территориясендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның барлыгы 47 урыны юк ителгән, 472 машина чүп чыгарылган. 21 апрельдә булып узган беренче гомумшәһәр һәм район өмәсендә районда яшәүче 14236 кеше катнашкан. Муниципаль учреждениеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре, белем бирү йортларында укучылар һәм битараф булмаган халык тырышлыгы белән 1251 м3 чүп-чар җыелган.

26 апрель көнне Пациент мәктәбе дәресендә дөрес туклану турында сүз барды. Яман шеш авыруы булганнар аппетит булмаудан зарланалар, аларның гәүдә массасы да кими. Аларга үзенең киңәшләрен югары категорияле врач – диетолог  Луиза Гарипова бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International