Әлмәттә торак төзелеше һәм авыл хуҗалыгы сорауларын карадылар

2018 елның 28 апреле, шимбә

Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план 40% тан артык үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв. м. торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв. м. торак төзеләчәк.

Бу хакта бүген, Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда төбәкнең министрлыклар, ведомстволар һәм эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм район башлыклары катнашты.

“Министрлык 2019-2021 елларга торак төзелеш планын әзерләү белән мәшгуль. Без муниципаль районнар башлыклары адресына төзелеш буенча җир участоклары һәм план сорап мөрәҗәгать иттек. Торак төзелеше буенча өч еллык план төзелә, шуңа күрә мәгълүмат тулы һәм дөрес булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры киңәшмәдә катнашучыларга.

Алексей Песошин җир участоклары артыгы белән кирәк, дип искәртте. “Прогаммада катнашучылар план зурайтылуга исәп тотарга тиеш. Республикада торак төзелеше планы 1,5 тапкыр арттырылачак дигән алшарт бар”, - диде ул.

Быелга планлаштырылган күләмнән ипотека торагы чирек өлештән артыграк төзелгән, 527 мең кв. метрның 142 мең кв. метры төзелгән. Шулай итеп, 2 мең 615 гаилә яңа фатир ачкычы алды. Бу 81 йортта өй туйлары узды дигән сүз. Тагын 199 йортта төзелеш эшләре дәвам итә.

7 йортта төзелеш эшләре бара. Аларда 16 ветеран яшәячәк. Быел торак шартларын яхшырту өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын 31 ветеран субсидия алачак. 2018 елда 297 ятим бала фатирлы булачак.

Россиянең терлекчелек продукциясе базарында бәя вазгыяте тискәре булуга карамастан, җитештерүне үстерү динамикасын саклап кала алдык. Шуның хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.билгеләп үтте. 

Бигрәк тә сөт вазгыяте кискен тора. Узган ел белән чагыштырганда, сөт табышы 19 процентка төшкән. “Бюджет ярдәме финанс югалтуларны шактый киметте”, - дип тә тынычландырды министр.

Республика видеоконференциясе тәмамланганнан соң, актуаль мәсьәләләр урыннарда каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International