Әлмәттә “Җиңү алмалары” аллеясына нигез салынды

2018 елның 2 мае, чәршәмбе

Әлмәтнең Гагарин урамы иң беренче салынган урамнарның берсе. 

Башта ул Бульварная исемен йөрткән. Ә аннан соң аңа Гагарин исеме бирелгән. Әлеге урамда ветераннар советы, “Ветеран” реабилитация үзәге урнашкан. Бу тарихи урам ял итү өчен бик матур. Берничә көннән Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ә бүген биредә “Җиңү алмалары” аллеясына нигез салынды. Әлеге чарада район һәм шәһәр җитәкчелеге, сугыш һәм тыл ветераннары, балалар катнашты. 

– Күркәм традиция буенча Җиңү бәйрәме алдыннан шәһәрдә Җиңү аллеялары ясала. Узган ел Чехов урамында алмагачлар утырткан идек, бүген Гагарин урамында. Ветераннарга батырлыклары өчен зур рәхмәт! – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин. 

Билгеләп үтелгәнчә, экология белән бәйле проектларны тормышка ашырырга нефтьчеләр ярдәм итә. Быел Әлмәттә бер меңгә якын төп агач утыртылачак. Совет, Әминов, Бигәш, Ленин урамнарын алмагачлар бизәячәк. Айрат Хәйруллин яшьләрне дә бу игелекле акциядә актив катнашырга чакырды. 

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та әлеге вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте. Бу алмагачлар батыр якташларыбызга хөрмәт, истәлек. Бүген районда сугышта катнашкан нибары 70 ветеран гына исән-сау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International