1993 елдан БМОның Генеральный Ассамблеясе тарафыннан Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне билгеләнә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенә Кеше хокуклары декларациясе белән ныгытылган матбугат азатлыгы һәм сүз ирке турында искә төшерә.
Шулай ук, бу көнне киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләгән хезмәткәрләрнең хәвефсезлеге турында да сүз алып барыла, эш вакытында һәлак булган журналистлар хакында хатирәләр яңартыла.Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне алдыннан ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге премиясе тапшырыла. 1986 елда һәлак булган Колумбия журналисты исемендәге әлеге премия бу өлкәдә билгеле матбугат хезмәткәренә, оешма яки учреждениегә бирелә