Яз һәм Хезмәт бәйрәмен авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре чәчү эшен башлап җибәрү белән билгеләп уздылар. 1 май көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Наиль Усманов белән чәчүлек җирләрен карады. Беренчеләрдән булып графикта КФХ «Загидуллин В.А.», ООО «Зай», ООО «Ярыш» торалар. Айрат Хәйруллин чәчү буенча киңәшләрен бирде, ике атнада чәчүне тәмамларга кирәклеген ассызыклады.