Вакытлыча 16нчы майдан бирле ремонт эшләре тәмамланганчы Изаил Зарипов проспектыннан алып Зифа Балакина урамына кадәр участокта Шевченко урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Бүген, 15 май көнне, 46нчы "Золушка" балалар бакчасында экологик дәрес узды. Балалар экологик кроссвордны чиштеләр, табигать турында терминнарны белү викторинасында катнаштылар, экологик билгеләрне өйрәнделәр.
19 май көнне 12.00 сәгатьтә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын И.Зарипов проспекты, 25/1 адресу буенча урнашкан Sky City Активити паркының ачылуына чакыралар. Өстәмә мәгълүматны 8(8553)44-00-44 телефоны буенча алырга мөмкин.
14 майдан алып 20 майга кадәр Халыкара СПИД корбаннары искә алу көненә туры китерелеп оештырылган «Стоп ВИЧ/СПИД» бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә 8(8553) 22-65-81 телефоны аша 8.00 сәг. 17.00 сәг. кадәр вакыт аралыгында ВИЧ-йогышын кисәтү буенча сораулар кабул ителәчәк.
БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләнә. Ул гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя.
Агымдагы елның 14 маеннан алып 20 сенә кадәрар социаль-мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көне җәһәтеннән чираттагы “Тукта ВИЧ/СПИД” дип аталучы Бөтенрәсәй акциясе уза. Бүген 14 нче май көнне әлеге акция кысаларында Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге хезмәткәрләре һәм эш эзләүчеләр өчен ВИЧ ка каршы профилактика үткәрү һәм куркынычсызлык чаралары күрү турында лекция укылды. Әлмәтнең СПИД Үзәгенең профилактика бүлеге җитәкчесе Газымова А.Р. тыңлаучыларга ВИЧ-инфекциягә каршы профилактика юллары һәм көрәш чаралары турында сөйләп, белешмәлекләр таратты.
Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ барьерларны киметү максаты белән башкарма комитетның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше секторы башкарма комитет, шәһәр хезмәтләре оешмалары җитәкчеләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу оештыра.
15 май көнне сәг. 08.00 алып 16.00 сәг кадәр Ленин һәм Радищева урамнары киселешендәге светофорлар сүндерелеп торачак.
12 май көнне Биектау районы Шәпше авыл мәдәният йортында «Иске Казан тугәрәк уены» фестиваленең йомгаклау туры булып узды. Анда 46 фольклор коллективы , 33 районнан вәкилләр катнашты. Узган елларда Самара, Свердловск, Төмән, Пермь крае,Марий Эл республикасы, Кырым республикасында уздырылды. Ике тапкыр ул Татарстанда уздырылды.
Иртәгә, 15 май көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз. Аз вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Минималь температура төнлә +5..+8˚, максималь температура көндез +22..+25˚.