1 июнь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә 9.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57) "Балалар мәсәләсе" Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыру планлаштырылган.
Кагыйдәләр РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 14 февралендәге 112нче санлы карары нигезендә расланган.
15 май көнне 17.30 сәгатьтә Әлмәт мөхтәсибәте изге Рамазан аена багышланган велосипед узышына чакыра. Катнашучылар 17.00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк мәчетендә җыелачак. Өстәмә мәгълүматны 89274418177 телефоны буенча чараның кураторы Әмир хәзрәттән белергә мөмкин.
Бүген эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Кичучат авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турында отчет тыңланды. Отчетны Кичучат авыл хуҗалыгы башлыгы Равил Шәйхетдинов тәкъдим итте.
2018 нче елның 17 нче маенда Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар һәм декрет ялларында 3 яшькәчә бала тәрбияләүче хатын-кызлар өчен, аларны алга таба хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан түбәндәге юнәлешләр буенча: компьютер дизайны, техник-сметчик, кадрлар буенча инспектор, 1С:Предприятие программаларын үзләштерү өчен курслар оештыра.
Узган ялларда әлмәтлеләр шарлавыклы буаларда яшәүче ике пар аккошның берсе бәлагә таруын күреп ала. Баксаң, аккошның бугазына балык тота торган кармак җебе белән ыргак эләгеп калган икән. Социаль челтәрдән бу хакта белеп алган кешеләр борчылып коткаручыларга шалтырата. Экология департаменты белгечләре хәбәр итүенә караганда, операция уңышлы тәмамланган. Ветеринария белгечләре оператив эш итеп аккошны коткарган. Экология департаменты бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан әлмәтлеләргә аккошларга ипи ашатмаска һәм буаларда балык тотмаска киңәш итә.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин Җиңү көнен уздыру буенча нәтиҗә ясады. Ул әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
10 июнь көнне Әлмәттә «TimermantriathlonAlmet – 2018» чарасы узачак.
Әлмәттә «Татнефть» призына грек-рим көрәше буенча XXIII бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар 12-13 майга кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда катнашырга дип Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Саранскидан, Ульяновскидан, Пермь краеннан 240лап спортчы килгән иде.
Татарстан кырларында чәчү эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.