Шәһәребездә яшәүче күпчелек кешеләр скутерларда һәм мотоциклларда йөриләр. Аеруча бу транспорт төре яшьләрдә популяр санала. Маневр ясау сәләте һәм пробкалар һәм тыгыннарны читләтеп узу мөмкинлеге шушы категория транспортын йөртүнең бәхәссез уңай сыйфаты булып тора, шулай ук аны тукталышка кую өчен машинага кирәкле кадәр урын сарыф ителми, ягулык та берничә тапкыр азрак бетә.
35нче балалар бакчасында "Игътибар, балалар!" кисәтү чарасы кысаларында укытучылар Мухаметзянова Г.Р. һәм Кузнецова О.В. Әлмәт районы буенча РФ ЭЭМ бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең полициянең өлкән лейтенанты Курамшина И.И. белән бергәләп "Кояшкай" һәм "Почемучкалар" олы группалары өчен светофорга экскурсия оештырдылар. Чара барышында балалар юл аркылы чыгу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кулландылар, юл билгеләренә игътибарын юнәлттеләр, аларның атамаларын һәм мәгънәләрен өйрәнделәр.
15 май көнне "Йолдызлык" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм 5нче гимназия коллективы бергәләп Җәлил интернат-йортына барып кайттылар.
15 май көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов белән бергә чираттагы тапкыр язгы-кыр эшләре барышы белән танышу максаты белән һәм эре мөгезле терлекне тоту өчен яңа бинаны төзү сәбәпле Заикин Алексейның крестьян (фермерлык) хуҗалыгында булдылар.
Менә инде дистә елдан артык татарстан музейлары бөтенроссия акциясенә кушылып килүчеләр өчен төнлә ишекләрен ача. Быел 19 майда «Музейда төн» акциясе Әлмәт картиналар галереясендә аеруча күңелле узачак.
Бүген «Альметьевнефть» НГДУның «Юность» ял итү базасында «Эко–мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында VIII Бөтенроссия педагогик идеяларның эко-фестивале узачак.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чәчү кампаниясе барышы белән танышу һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашу максаты белән районнарның кырларын йөреп чыкты. 15 майга хәл буенча язгы культуралар 22,7 мең га мәйданында чәчелгән, шул исәптән арпа - 83%, солы - 80%, борчак-80% һәм бодай- 35% .
Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранны 97-яшьлек гомер бәйрәме белән котлады. Әлмәт районы җитәкчелеге районыбызның озын гомер кичкән өлкәннәрен юбилейлары белән котлауны күркәм гадәткә әйләндерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Мөхәметшинга 15 майда 97 яшь тулды. Шәрәфле юбилярны Әлмәт муниөипальрайоны башлыгы Айрат Хәйруллин үзе һәм Әлмәт шәһәре Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Владимир Зимин шәхсән котладылар.
11 майдан алып 13 майга кадәр Әлмәттә «Татнефть» бүләкләренә грек-рим көрәше буенча XXIII бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар ике яшь категорияләре: олылар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелде.
16 май көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен;.көндез явым-төшемсез. Минималь температура төнлә +4..+13˚, максималь температура көндез +19..+24˚.