15 май - Халыкара гаилә көне

2018 елның 15 мае, сишәмбе

БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләнә. Ул гаиләнең күпсанлы пробле­маларына игътибар итүне максат итеп куя.

Гаилә — җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйм­мәтләрен саклаучы. Ул дәү­ләт­не ныгытуга һәм халыкның иминлеген арттыруга булышлык итә. Гаиләнең төп тәгаен­ләнеше — бала тәрбияләү.

Җәмгыять ячейкасы һәм социологик тикшерүләр берәмлеге турында нәрсә генә әйтмәсеннәр, гаилә барыннан да элек нәфис һәм шул ук вакытта бөек дөнья кыйммәтләре, җәмгыятьнең иминлек нигезе һәм гомуми тотрыклылыкның төп шарты булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International