ВИЧ ка каршы профилактика үткәрү һәм куркынычсызлык чаралары күрү турында лекция

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Агымдагы елның 14 маеннан алып 20 сенә кадәрар социаль-мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көне җәһәтеннән чираттагы “Тукта ВИЧ/СПИД” дип аталучы Бөтенрәсәй акциясе уза. Бүген 14 нче май көнне әлеге акция кысаларында Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге хезмәткәрләре һәм эш эзләүчеләр өчен ВИЧ ка каршы профилактика үткәрү һәм куркынычсызлык чаралары күрү турында лекция укылды. Әлмәтнең СПИД Үзәгенең профилактика бүлеге җитәкчесе Газымова А.Р. тыңлаучыларга ВИЧ-инфекциягә каршы профилактика юллары һәм көрәш чаралары турында сөйләп, белешмәлекләр таратты.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International