ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Операция 28 cентябрь көнне үздырылачак. Автоинспекторлар тарафыннан җәяүлеләргә яки башка юл хәрәкәте катнашучыларына юл бирмәү очракларын ачыклау максатыннан “Тоннель” операциясе оештырылачак.

Әлмәт муниципаль районында 48 меңгә якын өлкән яшьтәге пенсионер исәпләнә. Шул исәптән 90 яшьтән өлкәнрәк 850 гә якын кеше һәм 100 яшьтән өлкәнрәк булган 5 кеше яши.Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге категория гражданнарына өстәмә социаль ярдәм һәм төрле хезмәт күрсәтеләчәк. Оешма һәм предприятиеләрдә ветераннарны котлау инде 25 сентябрь көнне үк башланып китте.

 

 КМС-2018 ярымфиналистлары билгеле булды, алар жюри алдында чыгыш ясый. Барлыгы 24 конкурсант катнаша , алар күләмнәре буенча өч төркемгә бүленгән. 

21 сентябрь көнне Әлмәт туган як музеена Австриядән килгән  Вена техник университетыннан килгән студентлар килде. Студентлар уку  программасы нигезендә Россия шәһәрләре буйлап сәфәр кылалар. Татарстанда алар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт калаларын карап йөреп, биредә яшәүчеләрнең тормышы белән танышалар.

14 ел рәттән 7 нче балалар китапханәсе филиалы балалар һәм яшүсмерләрнең тормыш иминлеген саклау программасы буенча системалы эш алып бара. Ай саен алар тарафыннан мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тематик чаралар оештырыла.

 

Казанда Меңьеллык мәйданында республика мунициципаль районнарының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Татарстанның коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләренә 46 махсус машина тапшырылды: самосваллар, автогрейдерлар һәм тракторлар. Барлыгы 2018 елда махсус һәм коммуналь техника сатып алу заявкасына 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28е элегрәк муниципалитетларга бирелгән булган. Әлмәт районына фронталь төягеч тапшырдылар. 

 

Ярышлар  «Казан» базасында 18 - 20 сентябрь көннәрендә узды. Анда   Татарстан, Башкортостан, Коми, Марий Эл, Самара өлкәсе, Ижевск һәм Ульяновск калаларыннан килгән спортчылар катнашты. Өч көн нәтиҗәсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

20- 22 сентябрьдә Казанда йөзү буенча  Татарстан Республкасы Чемпионаты булып узды. Анда  ДО СДЮСШОР ның 13 спортчысы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Валиахметов Эдуард   400 кпл, 200кпл, 100 брасс, 200 батт дистанцияләрендә 4 алтын медаль , 1 бронза (100 кпл) яулады. Акишин Владислав - 2 бронза медале алып кайтты. Әлмәт йөзүчеләре командасы республика буенча өченче урынны яулады. 


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

25 сентябрь көнне РФ Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталыгы көне дип игълан итте. Бу көн уңаеннан республикабызның мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йорты студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр уздырылды. Әлмәт районының Пенсия фонды хезмәткәрләре үз чиратында шәһәребезнең күп кенә мәгариф оешмаларында лекцияләр уздырды. Алар укучылар белән СНИЛС ның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге, хезмәт хакының ни өчен «ак булырга» тиешлеге турында әңгәмә алып барды.

 

Район башлыгы  Айрат Хәйруллин рәислегендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә «Ресурслар идарәсе" вазифасын башкаручы Марат Юлдашев чыгышы тыңланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International