Әлмәт Өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәк

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районында 48 меңгә якын өлкән яшьтәге пенсионер исәпләнә. Шул исәптән 90 яшьтән өлкәнрәк 850 гә якын кеше һәм 100 яшьтән өлкәнрәк булган 5 кеше яши.Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге категория гражданнарына өстәмә социаль ярдәм һәм төрле хезмәт күрсәтеләчәк. Оешма һәм предприятиеләрдә ветераннарны котлау инде 25 сентябрь көнне үк башланып китте.

Пенсионерларны игътибарсыз калдырмау өчен түбәндәге финанслау чыганаклары каралган:

– оешма һәм предприятиеләрдән пенсиягә чыккан пенсионерларга оешма тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк.

– 1932 елга кадәр туган 750  пенсионер җирле үзидарә территориаль иҗтимагый советына теркәлгән.

– 3800 дән артык пенсионерга муниципаль бюджет тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк.

22 сентябрьдән алып өлкән буын вәкилләренә авыл хуҗалыгы продукциясен түбән бәядән сату буенча махсус көзге ярминкәләр эшли.

30 сентябрьдән алып 2 октябрьгә кадәр шәһәрнең ветераннар советы инициативасы буенча әти-әниләргә ярдәм итү көне узачак.

“Опека” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Көзге игелеклелек атнасы” дигән акция узачак. Акция барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан шимбә өмәләре оештырылачак.

Мәшгульлек үзәгендә пенсия яшендәге кешеләр өчен эш ярминкәләре оештырыла.

Җәмәгать транспортында “Ветеранга урын бир” акциясе оештырылачак.

Өлкәннәргә шулай ук медицина оешмаларында гомуми практика табибларына күренү мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International