ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районның иң өлкәне саналган Зәригә әби Шәйдуллинага 105 яшь тулды.Тыл һәм хезмәт ветераны Зәригә әби һаман да шул килеш: ап-ак яулыгын бөркәнгән, урыны түрдә, биш баласы янәшәсендә. Балалары дигәннән, бүген иң өлкәне саналган кызына 84, икенчесенә 81, Рәзинә апага 72 яшь. 
 

30 сентябрь көнне 11.30 сәг.  шәһәр паркында «Яшел Фитнес»ның җәйге сезонын ябуга багышланган чара узачак. Быел әлмәтлеләр һәр көнне спорт белән шөгыльләнделәр. Чарага иң актив катнашучылар чакырыла.

2018 елның 24 сентябрендә  «Татнефть» ГАҖдә Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча фәнни-мәгариф кластерының һәм Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасын үстерү турында Турин процессы кысаларында доклад әзерләү буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды. 

Атна саен Әлмәт медпрофилактика үзәге  «Десант здоровья» уздыра. Бу пәнҗешәмбедә Әлмәт районы башлыгы матбугат үзәге, җирле газета, телевидение  журналистлары үзәктә  булып киттеләр. 

2018 ел - волонтерлык елы дип игълан ителде. Әлмәттә "Игелекле Әлмәт-65" бәйгесе уза. Ул шәһәрнең 65 еллыгына багышлана һәм игелекле эшләр марафоны кысаларында оештырыла. Бәйге 10 номинациядә үтә.   


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

29 сентябрь көнне барлык әлмәтлеләрне һәм килгән кунакларны көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар.

 

Социаль сфера объектларына караган хастаханә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә 24 cентябрь көнне җылылык биреләчәк. Торак пунктларга җылылык 1 октябрь көнне биреләчәк. Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга социаль сфера һәм торак фонды объектларына җылылык җибәрү буенча тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителә.

Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.

Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты “Икенчел чимал урынына агач үсентеләре” дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе уздыра. 29 сентябрь көнне сәгать 8.00 дән алып 14.00 гә кадәр Әминов урамы, 9а йорт адресы буенча урнашкан департамент бинасында макулатураны ылыслы агач үсентеләренә алыштыру мөмкин булачак.

27 сентябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь  температура төнлә +1..+5º, максималь көндез  +10..+13º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International