ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

5 октябрь көнне хокук ярдәме күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә алынучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан "кайнар линия" эшли башлаячак. Телефон  8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты:  09.00-17.00.

Әлмәт -  Лениногорск  16+360 –  19+360 км юллар өземтәсендә ремонт эшләре алып бару сәбәпле  18 сентябрьдән алып ремонт тәмамланганчыга кадәр юллар ябылып  торачак.

Әлмәт театры В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә "Әҗәлгә дару бар диләр..." спектакле белән “Фестивале ачышы” номинациясе лауреаты булды. Әлеге спектакльне караган экспертлар Әлмәт театрын Европа театрларына тиңләгәннәр, ә фестивальгә тәкъдим ителгән эшне "спектакль-ребус", "сәхнәдә - рәсем сәнгате" дип тасвирлаганнар. 

 

 «Спутник» беренче минут уеннардан соң  реванш алды.  «Спутник» хоккеистлары алдагы уеннарында хаталар ясамаска тырышты. Данила Цыганов һәм Кирилл Лазарев аеруча тырышлык күрсәттеләр.

1 октябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура төнлә  0..-2˚. Максималь температура көндез +8.. +10˚.


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

29 сентябрь көнне Экология Департаменты макулатураны үсентеләргә алыштырдылар. Барлыгы1,9 тонна макулатура җыелды.  Шәһәр һәм район халкына  2 меңнән артык кедр һәм пихта үсентесе таратылды.

28 сентябрь көнне чираттагы “Тоннель” профилактика операциясе узды. Операция  барышында 72 автомобиль тикшерелә. 

2018 ел башыннан Татарстанда 1 млн 650,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу сан төбәк буенча еллык планның 70 процентка якынын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.

 


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге Мәшгульлек үзәгендә эшләп киткән хезмәт ветераннары өчен коллегалары белән очрашу оештырды.

29 сентябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә - җил, көндез аз гына. Минималь температура +7..+10º, максималь температура +9..+13º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International