Елховой авылы җирлегенең тормышы белән Хәйрисламова Дания Рәҗаповна таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы билгеләп узганча, авылда барлыгы 361 хуҗалык исәпләнә, 915ләп кеше, 16 күпбалалы гаилә яши.
Сишәмбе көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә,явымсыз. Җил 4-9 м/с, көндез 12 м/с.Минималь температура төнлә +2..-1º. Максималь температура көндез+10..+13º.
2018 елның сентябрь-октябрь айларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 8-11 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтү өчен Әлмәт шәһәре мәктәпләренә бару планлаштырылган.
Җәй дәвамында 1000 артык чара уздырылдыв, йөз меңләгән кеше аларда катнашты. 2018 ел – аеруча сыйфатлы һәм нәтиҗәле булды. Моннан тыш шәһәребездә тагын бер күңелле урын - "Сәламәтлек" паркы ачылды.
Әлеге порталда фикерләрегезнең тормышка ашуын күрә аласыз. Тулырак : http://ilovealmet.ru/ сайтында.
24 сентябрь көнне булып узган әлеге бәйге Өлкәннәр көненә багышлап оештырылды. Җиңүчеләр:
1нче урын- Гильманов Вальмер Илгамович.
2 нче урын - Хабреев Равиль Гаптрауфович.
3 нче урын Гафиатуллин Камиль Мингалеевич.
Төрле номинацияләрдә– «Юл кагыйдәләре белгече" - Гильманов Вальмер Илгамович, «Машинада фигуралы йөртү" - Еливанов Виталий Никифорович һәм "Иң сылу автоледи" - Идрисова Гузаль Зарифовна.
Бүген чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланып китте. Алга таба Әлмәт җирлегендә спорт төрләрен үстерү турында сүз алып бардылар. Физик кулбтура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Александр Листков булып узган спорт чаралары белән таныштырды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Кадерле әөлкәннәребез! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 1 октябрьдән җәмәгать транспортында тарифларга үзгәрешләр кертелүе турында искәртә.
Районда 43 мең . 959 га мәйданда бөртеклеләр урылган, ул 99,2% тәшкил итә. Барлыгы 91 мең 200 тн бөртекле суктырылган. Җир эшкәртү һәм силос әзерләү дәвам итә.