2018 ел башыннан Татарстанда 1 млн 650,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу сан төбәк буенча еллык планның 70 процентка якынын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладын министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек һәм төбәкнең алдынгы предприятие җитәкчеләре тыңлады.
Татарстанда файдалануга тапшырылган һәм тулаем әзер торак күләме чынлыкта күбрәк, диде республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Бөтен районнарда да статистика алып баруга тиешенчә җаваплы карамыйлар.
Төзелә торган торак структурасында берничә эре программа бар. 3 мең 873 фатирлы 121 йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. 182 йорт арендага торак программасы буенча төзелә, файдалануга тапшырылган 83 йорт инвестицион торак төзелеше программасы буенча торгызылган.
Быел 297 ятим баланы фатир белән тәэмин итү планлаштырыла. Моның өчен 355 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 ветеран да өй туе үткәрәчәк. Алар өчен төзелә торган 7 йортның әзерлеге югары дәрәҗәдә дип бәяләнә. Шулай ук биш яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы 45 гаилә яңа фатирга күчәргә планлаштыра.
Хәзер республикада 2019-2021 елларга торак төзелеше программасын формалаштыру буенча актив эш алып барыла.
Республикада яшелчәләр утыртуга бирелгән җирләр мәйданы 30 процентка артты. Шикәр чөгендере уңышының 48 процент мәйданда җыелган, бер миллион тоннадан артык, уртача уңышлылык гектарына 347 центнер.
"Эшкәртү эше дә план буенча бара. Әлегә җитештерүчәнлек тотрыклы - тәүлегенә 17 мең тонна. Хәзерге вакытта яңа уңыштан 51 мең тонна шикәр җитештерелде", - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Быел республика, 2017 елга караганда, кимрәк утыртса да, уңыш җитәрлек булды, ә шикәргә базар бәйләре рентабельлек турында әйтергә мөмкинлек бирә. Яхшы нәтиҗәләр бәрәңге буенча да: уңышлылылык - 275 ц/Га, бу узган елдагыдан 60 центнерга артык.
"Соңгы елларда яшелчәләр мәйданары арта, һәм бүген 2,4 мең гектар тәшкил итә - 2013 елдагыга караганда, 30 процентка арткан. Киләсе атнадан уңыш җыю темплары артачак", - диде Әхмәтов.
Кукуруз әлегә өлгермәгән. шуңа да Марат Әхмәтов хуҗалыкларга көтергә тәкъдим итте, ул быел дефицитлы да, бәяләре дә кыйбат - тоннасына 15 мең сумга кадәр җитә.