28 сентябрь көнне чираттагы “Тоннель” профилактика операциясе узды.
Операция барышында 72 автомобиль тикшерелә. Шуларның унбишендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу күзәтелә. Куркынычсызлык каешын каптырмау, җәяүлегә өстенлек бирмәү, светофорның кызыл утына чыгу, транспорт чарасы белән документларсыз идарә итү буенча берешәр очрак теркәлгән. Моннан тыш ОСАГО иминиятен рәсмиләштерергә өлгермәүнең дүрт очрагы һәм төзек булмаган автомобиль белән идарә итүнең өч очрагы теркәлгән.