Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы службаларының эшчәнлегендә массакүләм агитация чараларын уздыру аеруча зур әһәмияткә ия. 28 сентябрь көнне ВДПО белән берлектә 23 нче янгын бүлеге тарафыннан янгын-коткару эстафетасы оештырылды. Анда 13 мәктәптән укучылар үзара белемнәрен һәм көчләрен сынап карады.Беренче урынны 1 нче Түбән Мактама мәктәбе, икенче урынны 7 нче, ә өченче урынны Әлмәтнең икенче мәктәбе алды.
1 октябрь көнне сәг. 9.00 алып 17.00 сәг. кадәр Тихоновка – магазин бәйгесендә светофор сүндерелеп торачак. Дәүләт автоинспекциясе әлеге уңайдан юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген искәртә.
2 октябрь көнне сәг. 10.00 в «Юбилейный» спорт сараенда ул көрәше буенча ярышлар узачак. Әлеге ярышлар оперуполномоченный милиция капитаны Владимир Апалонов истәлегенә багышлана.
«Молодежь России» медиасфера бәйгесенә заявкалар кабул итүен дәвам итә. Конкурс юнәлешләре: : #СоздайМедиа, #РазвивайМедиа, #ОбучайМедиа. Грантлар күләме: 3 млн кадәр.
Игенчеләр сарае каршында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Хөкүмәт рәисе республиканың барлык шәһәр-районнарыннан белгечләрне сәламләде. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе оешуның 25 еллыгы һәм ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрикләде.
2 октябрь көнне Әлмәттә узачак түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне Өлкәннәр көненә багышланачак. (8553)45-49-35; Фәхретдин ур. 13 (8553)436250, (8553)318889. Чара "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында уза.
26 сентябрь көнне Әлмәт медицина колледжында Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахимов Габделбари Вагиз улы белән очрашу узды. Чара Бердәм Россия "Яшь гвардиячеләренең" Әлмәт бүлеге тарафыннан оештырылды. Очрашу бик кызыклы булды.
5 октябрь көнне хокук ярдәме күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә алынучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан "кайнар линия" эшли башлаячак. Телефон 8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 09.00-17.00.
Бүген, 28 сентябрь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил 9-14 м/с,, урыны белән 15-20 м/с. Минималь температура +2..+5º, максимальтемпература көндез +8..+11º.
Октябрь уртасында Мәскәүдә өченче Мәскәү кинофестивале узачак. Оештыру комитетына 40 шәһәрдән 200дән артык эш керде. "Луч-Әлмәт" телекомпаниясе журналисты Рәмилә Хәмидуллина әлеге чарада үзенең эшен тәкъдим иткән. Аның өчен тавыш бирергә мөмкин.