ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

5нче октябрьда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрә. Укытучылар көне уңаеннан Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында  район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында зур бәйрәм оештырдылар.Бу көнне укытучыларга һәм тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләре яуды. Иң яхшы педагогларга РФ һәм ТР Мәгариф министрлыкларының Мактау граматалары, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” түштамгалары бирелде.  

 

 

4 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, урын белән яшен көтелә. Җил  6-11 м/с, иртән һәм көндез  17 м/с. кадәр. Минималь температура  +9..+12º, максимальтемпература көндез +14..+17º.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсы һәм «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.Конкурсларның максаты – гаиләне ныгытуга ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, гаилә шәҗәрәсе төзү традицияләрен торгызу.

 

1032 нче номерлы, 19.04.1991 елда кабул ителгән «Рәсәй Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы Закон»ының, 3 п.25 ст. нигезендә, эш бирүчеләр һәр айның 25 нче числосына кадәр халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенә, расланган формада вакантлы эш урыннары һәм вазифалары турындагы мәгълүмат бирергә тиеш, отчет көненә вакантлы эш урыннары һәм вазифалары булмаган очракта шул хакта белешмә тапшырыла. 

Эшлекле визит барышында Дәүләт инспекторы Рөстәм Галявов. В рамках запланированных мероприятий состоялась рабочая встреча с Главой Альметьевского муниципального района Айратом Хайруллиным.Эшлекле очрашу барышында җитәкче Әлмәт торба заводында булды, "Мирас" бассейнын карады. Хезмәт хакын вакытында түләү, соры хезмәтенә каршы барган чаралар, куркынычсыз эш урыннары белән тәэмин ителеш кебек сораулар каралды. 

2 октябрь көнне социаль яклау идарәсендә Бердәм хокук ярдәме күрсәтү  көне булып узды. Анда ялгызы балалар үчтерүчеләргә алимент алуда булышлык күрсәтелде. Барлыгы  20 хатын-кызга ярдәм күрсәтелде. Мондый очрашу киләсе сишәмбедә 15.00-17.00 сәг. узачак.

Туризм үсеше Комитеты прогнозы буенча ноябрь башында  Казанга өченче миллионлы турист килергә тиеш. Ул көзге бәйрәмнәр чорына туры киләчәк, дип Анкета-заявка  3million-tourist-kzn.ru сайтында теркәлә.

5 октябрь көнне хокук ярдәме күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә алынучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан "кайнар линия" эшли башлаячак. Телефон  8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты:  09.00-17.00.

Өч атна ял иткәннән соң,  «Нефтяник» үзенең җанатарлары белән очрашты. Команда Пермь каласыннан  «Молот-Прикамье» командасы белән очрашты. Очрашу тематикасы Өлкәннәр көненә багышланды.

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау чаралары атналыгы 24-28 сентябрь көннәре аралыгында узды. Чаралар барышында ЮХИДИ инспекторлары мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл куркынычсызлыгына багышланган очрашулар уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International