Әлмәтнең эшмәкәрләренә вакантлы эш урыннары хакында вакытында Мәшгульлек үзәгенә хәбәр итү турында искәртәләр

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

1032 нче номерлы, 19.04.1991 елда кабул ителгән «Рәсәй Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы Закон»ының, 3 п.25 ст. нигезендә, эш бирүчеләр һәр айның 25 нче числосына кадәр халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенә, расланган формада вакантлы эш урыннары һәм вазифалары турындагы мәгълүмат бирергә тиеш, отчет көненә вакантлы эш урыннары һәм вазифалары булмаган очракта шул хакта белешмә тапшырыла. 

Оешма моңа кадәр мәшгульлек Үзәгенә мөраҗәгать итмәгән булса, ИНН, ОГРН, шулай ук предприятиенең карточкасының ышандырылган күчермәләрен алып килеп теркәлү узарга тиеш. 

Игълан ителгән вакансияләрдә дискриминацион характердагы чикләүләрне үз эченә алган мәгълүматларны (җенесенә, яшенә, милләтенә, теленә, килеп чыгышына, дингә карашына һ. б.) күрсәтү тыела. 

Вакантлы эш урыннары Гомумрәсәй вакансияләр базасы булган «Рәсәйдә Эш" дип аталучы мәгълүмати-аналитик системага урнаштырыла. Портал эш эзләүчеләр өчен дә, шулай ук эш бирүчеләр өчен дә мәгълүмати материалны үз эченә ала. 

Вакантлы эш урыннарын урнаштыру мәсьәләләре буенча 32-34-95 телефон номерына шалтыратып, яки түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 «А» йорты, мәшгульлек Үзәге, 208 нче бүлмә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International