ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 23 июнендәге 219-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә «Граждан хәле актлары турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән «Граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ГХАТ ЕГР) эшкә күчә.

 

5 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Төнлә томан.  Җил 5-10, урыны белән  13 м/с. Минималь температура төнлә +4..+7º, максималь температура көндез +9..+13º.

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Әлмәт җирлеге үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны котлау дәвам итә. Бүген Нурсинә һәм Рафаэль Сабитовларны бәйрәм белән Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина котлады.

Укытучылар көне алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсе яшьгвардиячеләре 17 нче мәктәптә, медицина колледжында булдылар. Биредә алар укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, аларга открыткалар һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Гафиатуллин урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан “Миша” җылылык камерасыннан алып 7 нче җылылык камерасына кадәр булган участокта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен техник яктан җиһазландыру эшләре башкарылу сәбәпле, 8 октябрьдән алып 12 октябрьгә кадәр кайнар су бирү туктатылып тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Лизинг-грант" программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

 

27 сентябрь көнне «Девон»мәктәбендә  бадминтон буенча мастер-класс узды. Тренер Губайдуллин Д.О.районның көчле бадминтончылары белән берлектә балаларга күнегүләр күрсәтте.  Балалар үзләре дә аерым уен, парда һәм микста  уйный алдылар. 

Фестивальнең популярлыгы арта гына бара. Быел ул сентябрь аеның икенче яртысында старт алды.. Видеоэшләр социаль челтәрләрдә урын алды.Икенче этап ГТО нормаларын тапшырудан гыйбарәт. 

Машина төзүчеләр көне кысаларында  8 -13 октябрь көннәре аралыгында машина төзелеше үзәкләре буенча автоузыш оештырылачак. Әлмәттә чара 10сында узачак. 

8 октябрь - Казан 

9 октябрь – Яшел Үзән

10 октябрь – Әлмәт  

11 октябрь – Түбән Кама

12-13 октябрь – Яр Чаллы 

Автоколонна составында : Ford Explorer, Ford Kuga, Ford EcoSport, Камаз-мастер, Ford Transit.

9 октябрь көнне  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Р.В. Гыйльманов Бөгелмәдә  бергә гражданнарны кабул итү үткәрә. Алдан язылу өчен телефон (843) 2-913-359.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International