2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Таҗетдинова Клара Алексеевна, Әлмәт муниципаль районы Советы аппаратының җитәкчесе Әфләтунова Роза Егор кызы, Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Гиматдинова Кадрия Әслахетдин кызы, Сөләй авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Әхмәдишина Ршмилә Рим кызы Әлмәт муниципаль районында өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданин Мәҗитова Наҗия Садри кызын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
2 октябрь көнне, Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итү, шулай ук ремонт-механика цехының 50 еллыгы кысаларында, Әлмәт торба заводында ветераннарны - озак еллар дәвамында тарихны башкарган һәм заводның бәхете өчен хезмәт итүче кешеләрне хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм узды.
34 нче "Чебурашка" балалар бакчасында "Гадәтидән могҗиза" күргәзмәсе узды. Күргәзмәгә балалар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан табигый материаллардан ясалган фигуралар урнаштырылды. Балалар һәм өлкәннәр әлеге күргәзмәгә сокланып туя алмадылар. Бар да менә дигән килеп чыкты!
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 3 октябрь көнне, әлмәтлеләрне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, иртән - яңгыр. Җил 6-11 м/с, урыны белән 15 м/с. Минималь температура төнлә +3..+6º, максималь көндез +11..+16º.
"Тәмле укулар" дип аталган мастер-класс Түбән Мактама китапханәсендә үтте. Татлы флористика - яңа алым һәм аңа өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Чара бик күңелле һәм барысы өчен дә файдалы узды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс уздыра. Катнашу өчен заявкалар 2018 елның 24 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә "Коммерциясез оешмалар турында" Федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы, үз эшчәнлекләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.
6 октябрь көнне "Көнбатыш" сәүдә үзәгендә 10.30 алып 16.30 кадәр #ЯПРОШЛА чарасы узачак, аның барышында хатын-кызлар түләүсез рәвештә онколог-маммологлар күзәтүе уза алалар. Кирәк дип табылган очрак УЗИ да үтәргә мөмкин.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Әлмәт стоматология поликлиникасында хезмәт ветераннары белән очрашу булып узды. Поликлиника хезмәткәрләре баш табиб Шәүкәт Госманов белән берлектә кунакларга онытылмас очрашу кичәсе бүләк иттеләр.
Өлкәннәрне иң элек Әлмәт район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрикләде. Районда һәм шәһәрдә барлыгы 48 меңнән артык пенсионер гомер кичерә. Шуларның 850се 90 яшьләре туксаннан артканнар, бишесе 100 яшьтән артучылар. Бәйрәмдә өлкәннәребез хәл-әхвәл белештеләр, күңелле әңгәмәләр куерттылар. Кичәдә авылыбызның хөрмәтле өлкәннәренә мәктәп коллективы концерт күрсәтте . Аларның теләкләрен тыңлап, кызыксынган сорауларына җавап бирелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте
2018 ел Россиядә иреклеләр елы дип игълан ителде. Әлмәт волонтерлары һәм район халкы тарафыннан бик күп игелекле гамәлләр башкарыла. Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Айрат Хәйруллин баланы табуда булышкан Коноваловлар гаиләсенә Рәхмәт хаты тапшырды һәм Әлмәт җирлегендә мондый кешеләр булуга куанычын һәм соклануын белдерде.