Район башлыгы Айрат Хәйруллин мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

5нче октябрьда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрә. Укытучылар көне уңаеннан Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында  район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында зур бәйрәм оештырдылар.Бу көнне укытучыларга һәм тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләре яуды. Иң яхшы педагогларга РФ һәм ТР Мәгариф министрлыкларының Мактау граматалары, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” түштамгалары бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International