Район башлыгы Айрат Хәйруллин референдумда катнашты

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Бүген Әлмәт  муниципаль районында үзара салым  кертү буенча  референдум  уза. Район башлыгы  тавыш бирүдә катнашып  үзара салым кертүгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде.  Айрат Хәйруллин  Новоникольск авылы җирлегендә урнашкан   сайлау участогында  тавыш бирде.

Районда күп төрле республика программалары  тормышка ашырыла.  Шулар арасында үзара салым кертү – авыл җирлекләрендәге проблемаларны хәл итүдә иң  дөрес алым,– дип саный  Айрат Ринатович.

Район башлыгы үзара салым акчаларының үз вакытында җыелуы, аларның  нинди максатларга тотылуы  ачык булырга тиешлеген ассызыклады,  барлык эшчәнлек тә  закон кысаларында башкарылырга тиеш дип басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International