Әлмәттә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Ел саен 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла.

Бу көнне балигъ булмаган балалы гаиләләр аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алачак.

Сорауларга прокуратура, Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе, социаль яклау идарәсе, «Опека» идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте, мәшгульлек үзәге вәкилләре, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, башкарма комитетның торак бүлеге вәкилләре, адвокат һәм нотариуслар җавап бирәчәк.

Очрашу урыны: К.Цеткин урамы, 54а йорты (103 нче кабинет).
Вакыты: 13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International