2018 елда Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «PROF компас» һөнәри юнәлеш бирүче проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында:
- «Хезмәт кешесе» конкурс-күргәзмәсе»;
- «Агро PROFI» авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча конкурслар игълан ителгән иде.
«PROFкомпас» проекты буенча конкурста мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
16 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге конкурс эшләрен бәяләү буенча комиссия утырышы оештырды. Комиссия составында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, «Луч» телекомпаниясе һәм «Знамя труда» газетасы вәкилләре эшләде.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларны тантаналы бүләкләү агымдагы елның декабрендә булачак.