ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

9 февраль көнне Әлмәттә “Татарстан чаңгы юлы – 2019” массачыл чаңгы ярышлары узачак. Ярышларны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәр ипподромында була.

Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина Яңа ел алдыннан  Киров урамындагы тулай торакта яшәүче Мәрьям Буданцевага бүләк ясады. 

Бүген шәһәрдә болытлы һава торышы көтелә. Кар, төнлә урыны белән көчле кар явачак. Урыны белән буран. Җил 7-12 м/с. Минималь температура төнлә -9..-13º, максималь температура көндез -5..-9˚. Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Конкурста сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендә 40 яшькә кадәрге профессионаллар, "Икътисад" һәм "Менеджмент" юнәлешләре буенча курсларны тәмамлаган студентлар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Традиция буенча Әлмәт шәһәре Советы депутаты  Рамиль Комаров Интернациональный кругы һәм Яңа Кәшер, Колшәрип мәктәпләре  укучылары өчен Яңа ел бүләге тапшырды. Барлыгы 120 баланы шатландырды.

Бүген, 27 декабрьдә, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин районның эшмәкәрләре белән очрашачак. Теләк белдерүчеләрне 16.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараеның 3нче катына чакырылар.

Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт районы халкын физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып шәһәребездә “Snow Fest – 2019” кышкы спорт төрләре фестивале оештырыла.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Мечта» яшүсмерләр клубында (Пушкин урамы, 29 нчы йорт) түбәндәге категорияләргә караган кешеләргә Яңа ел бүләкләре таратыла.

Әлмәтлеләр дәвалау учреждениеларының Яңа ел бәйрәмнәрендә эш графигы белән таныша алалар.

19-20 декабрьдә "Девон" спорт мәктәбенең гандбол бүлегендә шөгыльләнүчеләр командасы Казанда "Ак Бүре" спорт мәктәбендә узган ачык Яңа ел Беренчелегендә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International