Конкурста сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендә 40 яшькә кадәрге профессионаллар, "Икътисад" һәм "Менеджмент" юнәлешләре буенча курсларны тәмамлаган студентлар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: https://lokomotiv-tatarstan.com/participants/sign_up. Гаризалар тапшыру 28 декабрьгә чаклы мөмкин.
Шуннан соң конкурсның беренче этабы башлана. Ул тест узудан һәм онлайн-кейсларны чишүдән гыйбарәт.
Биремнәрне уңышлы үтәгән катнашучылар икенче турга уза, ул исә укыту программасын һәм остазлар белән эшләүне үз эченә ала. Конкурсантлар белән үз белемнәрен Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомство вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, эре предприятие башлыклары, бизнес-ширкәт вәкилләре уртаклашачак. Проектта катнашучыларны шулай ук гамәли модуль - икътисадның реаль секторында тәҗрибә алу һәм аны үстерү – көтә. Яшь белгечләр республика һәм илдәге сәнәгать компанияләренең һәм инновацион инфраструктура эшчәнлеген өйрәнәчәк.
Конкурс финалында Татарстан Республикасының алдынгы предприятиеләре һәм икътисад министрлыгыннан кейс-чемпионат узачак.Конкурска йомгаклар 2019 елның февраль азагында ясалачак.
Проектта җиңүчеләр Татарстан предприятиеләрендә стажировка узу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге ала. Эш урыннары булган финалчылар исә, үз һөнәри күнекмәләрен камилләштерә һәм карьера буенча күтәрелүгә дәгъва итә ала.