Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт районы халкын физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып шәһәребездә “Snow Fest – 2019” кышкы спорт төрләре фестивале оештырыла.
2019 елның 1 гыйнварыннан иратларның пенсиягә чыгу яше – 65, хатын-кызларныкы 60 була. Шул ук вакытта пенсия алды яше дә үзгәрә, ир-ат өчен – 60, хатын-кызга 55 яшь була. Бу категориягә керүчеләр өчен шактый өстенлекләр каралган. Укытучыларга, табибларга һәм башка төр “выслуга” пенсиясе алучыларга , шулай ук эретеп ябыштыручы, тимерче ише “вредные условия”дә эшләүчеләргә каралган сроклар элеккечә үк саклана.
Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм! Күркәм традиция буенча әлеге бәйрәм алдыннан узып баручы елга йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. 2018 ел күп кенә истәлекле вакыйгалары белән хәтеребезгә кереп калыр. Аны актив төзелеш һәм ачылышлар елы дип атап булыр иде: яңа объектлар калкып чыкты, территорияләрне һәм иҗтимагый яссылыкларны төзекләндерү буенча эш дәвам иттерелде. Елның иң зур әһәмияткә ия булган проектлары арасында – «Саулык» паркын, «Мирас» спорт комплексын, Ленин урамында төзекләндерелгән мәйданны һәм скульптураларны ачу, үзебезнең сөт производствосын булдыру һәм яшелчәчелекне үстерү.
“Нефтяник” хоккей командасы Башкортстанның “Торос”ын җиңде. Кичә Әлмәттә Югары хоккей лигасы кысаларында “Рус классикасы” матчында “Нефтяник” командасы самавыр җиңде.
Әлмәтлеләрне каты көнкүреш калдыклары операторы үзгәрүе турында искәртәләр. ООО «Гринта" белән килешү төзү зарур.
29 декабрь көнне Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга юнәлдерелгән Яңа ел акциясе узды.ЮХИДИ һәм ГБУ “ЮХК” профилактика бүлеге хезмәткәрләре Кыш бабай белән бергә җәяүлеләрне бәйрәм белән котлап аларга календарь һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар. Шулай ук бәйрәмнәр юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытырга сәбәп түгеллеген дә искә төшерделәр. Моннан тыш, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләп үттеләр.
30 декабрь көнне калабызда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минимальные температура -20..-23º, аязганда -28º; максималь температура-15..-19˚. Юлларда бозлавык.
Әлмәтнең “Нефтяник” хоккей командасы Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән “Торос” командасына каршы уйнады. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды һәм җиңүче командага бүләккә самавыр бирелде. “Рус классикасы” – 2012 елдан бирле сезонга бер тапкыр Югары хоккей лигасы командаларының ачык бозда үткәрелә торган уеннары. Быел “Рус классикасы”ның җиденче матчы Татарстанда Әлмәт шәһәрендә узды.
2019 елны 1 гыйнварыннан түбәндәге медицина учреждениеләре кабул итә:
Поликлиника №1 - 33-76-12, 33-76-13
Поликлиника №2 - 36-13-92
Шәһәр поликлиникасы №3 - 32-33-58, 32-33-74
Балалар хастаханәсе:
Балалар поликлиникасы - 26-00-50
Хатын-кызлар консультациясе - 26-00-82
Стоматологик поликлиника:
Терапевт - 32-34-78
Балалар бүлекчәсе - 43-83-78
Ортопед - 32-34-86
Бу турыда район активы белән булган киңәшмәдә Борискино авылы җирлеге башлыгы Җәмил Илалов сөйләде. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Бүгенге көндә биредә 720 ләп кеше гомер кичерә. Район җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәме белән зур эшләр башкарылган.