2019 елның 1 гыйнварыннан иратларның пенсиягә чыгу яше – 65, хатын-кызларныкы 60 була. Шул ук вакытта пенсия алды яше дә үзгәрә, ир-ат өчен – 60, хатын-кызга 55 яшь була. Бу категориягә керүчеләр өчен шактый өстенлекләр каралган. Укытучыларга, табибларга һәм башка төр “выслуга” пенсиясе алучыларга , шулай ук эретеп ябыштыручы, тимерче ише “вредные условия”дә эшләүчеләргә каралган сроклар элеккечә үк саклана.
Икенчедән, пенсия алды яшенә керүчеләрнең (ир-атка – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулу шарт) 2 ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге туа. Әмма моның шарты бар: ир-атның хезмәт стажы – 42 ел, хатын-кызныкы 37 елга булырга тиеш. Биредә армиядә хезмәт иткән һәм вузда яки башка уку йортларында укыган еллар исәпкә алынмый.
Өченчедән, аналарга да пенсиягә чыгу буенча ташламалар каралган. Әйтик, 3 баласы булучы әниләр пенсиягә – 57 яшьтән, 4 балалы әниләр – 56 яшьтән, 5 баласы булучы әниләр 50 яшьтән үк пенсиягә чыга алалар.