Әлмәтнең “Нефтяник” хоккей командасы Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән “Торос” командасына каршы уйнады. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды һәм җиңүче командага бүләккә самавыр бирелде.
“Рус классикасы” – 2012 елдан бирле сезонга бер тапкыр Югары хоккей лигасы командаларының ачык бозда үткәрелә торган уеннары. Быел “Рус классикасы”ның җиденче матчы Татарстанда Әлмәт шәһәрендә узды.
Моңа хәтле “Рус классикасы” матчларында һәрвакыт боз хуҗалары җиңелә торган булган, быелгы боз хуҗалары – Әлмәт хоккейчылары кунакларга җиңәргә мөмкинчелек бирмәделәр.
Беренече период.Унынчы минутта “Торос“ уенчысы Глеб Кузьмин, алка кертеп, исәпне ачты (0:1).
Икенче период.Унөченче минутта, “Нефтяник” күпчелектә уйнаганда, Ленар Мансуров исәпне тигезләштерә алды (1:1). Унҗиденче минутта Илья Баранов алка кертте һәм “Торос” яңадан алга чыкты (1:2).
Өченче период.Унбишенче минутта Михаил Мокин күпчелектә “Нефтяник” өчен гол кертте, исәп тигезләште (2:2).
Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, өстәмә вакыт – овертайм бирелде. Овертаймда алкалар кермәде, хоккейчыларга буллитлар бәрергә туры килде. Буллитлар бәрү сериясендә “Нефтяник”командасы җиңде (3:2).