ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Православие динендәге әлмәтлеләр Раштуаны билгеләп уздылар. Епископ Мефодий Кафедраль Соборда литургия укыды. 


6
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

NtechLab - йөзләр буенча кеше шәхесен ачыклауның иң уңышлы технологиясе Әлмәттә уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге программа комплексы кысаларында Әлмәттә  20 видеокамера нәтиҗәле эшли.

5 гыйнварда  «Нефтьче» дә "Күңелле стартлар узды" Әлеге ике команда ярышында барлыгы 65 кеше катнашты. Ярышлар 10 этапта узды. Дуслык җиңде.

Беренче очрашуны "Спутник" үз бозында уздырды. безнең хоккеистлар екатеринбургның «Авто» командасын тар-мар итте. 

Чара бик күңелле узды. Балалар үзара кыюлыкта тапкырлыкта көч сынашты.

4 гыйнвар көнне  «ДЮСШ по шахматам» да узган ярышларда 24 кеше катнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырылды.

2019 елның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре арта. Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри. Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Ягъни картлык буенча пенсия алучыларның, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. Моннан тыш 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы 30 елдан артып киткән 50 меңгә якын пенсионерның акчасы артачак. 

 

 

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы. Аерым урыннарда буран. Минималь температура -7..-12º. Максимальные температура -5..-10º. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Чаралар "Кышкы мәдәни мохит" проекты кысаларында уза. Әлмәтлеләрне һәм кунакларны төрле мәйданчыкларда кызыклы очрашулар һәм күңел ачулар көтә.


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура -8..-13˚. Максималь-4..-9˚.  Юлларда бозлавык. Сак булыгыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International