29 декабрь көнне Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга юнәлдерелгән Яңа ел акциясе узды.ЮХИДИ һәм ГБУ “ЮХК” профилактика бүлеге хезмәткәрләре Кыш бабай белән бергә җәяүлеләрне бәйрәм белән котлап аларга календарь һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар. Шулай ук бәйрәмнәр юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытырга сәбәп түгеллеген дә искә төшерделәр. Моннан тыш, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләп үттеләр.