ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Исәпне Әлмәт командасының уенчысы Алексей Бархаткин башлап җибәрде. Хуҗалар тиз арада исәпне тигезли алды. Өченче егерме минутта Әлмәт хоккейчылары кабат алга чыкты. Хуҗалар исә кабат исәпне тигезли. Җиңүчене матчның төп вакытында һәм овертаймда билгеләп булмый. Матчтан соңгы буллит сериясендә “Спутник” җиңүне яулады.

Православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп уза. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.

 


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Административ кодекс нигезендә (ст. 8.2 КоАП РФ, ст. 8.5 КоАП РФ) барлык предприятиеләр һәм оешмалар экологик отчет тапшырырга тиешләр. Тапшырмаган очракта 250 000 сумга кадәр штраф янарга мөмкин. 

Җомга, 18 гыйнвар көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән акрын кар. Иртән һәм көндез кар.  Җил  6-11 м/с, иртәнге якта  18 м/с. Минималь температура -9..-14˚, аязганда  -20˚. Максималь -2..-7˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 

 2019 елдан Россиядә пенсия яше үзгәрүгә кагылышлы чаралар башланды. Бу турыда тулырак белешмәне ПФ кайнар линиясе  8 800 302 2 302. 074, 32-30-50 

 

Проект кысаларында узучы чаралар дәвам итә.Шимбә көнне 15.00-16.30 сәг. кадәр  шәһәрнең барлык мәйданчыкларында мәдәни чаралар үтәчәк.

Әлмәткә "йолдызлар" еш килә башлады. Хоккей бәйрәмнәре, очрашулар калада уза. Күптән түгел  «Рус классикасы» үтте. Ниһаять, тагын бер бүләк.  Бүген "Хоккей атналыгы" кысаларында чираттагы хоккей чарасы оештырылды. 


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

17 гыйнвар көнне шәһәрдә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез кар явуы көтелә, урыны белән көчле бозлавык. Җиңелчә буран. Минималь температура һәм максималь көндез  -3..-8˚, аязганда -13˚. Юлларда бозлавык, кар көртләре.

24 гыйнвар көнне 13.00 сәг.  «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак киңәшмә  бизнес - омбудсмен Тимуром Нагуманов җитәкчелегендә оештырыла.

 

16 гыйнвар көнне Әлмәттә “Нефтяник” һәм эстрада һәм спорт йолдызлары командасы арасында иптәшләрчә матч уза.Йолдызлар командасы өчен Марат Башаров,  Кирилл Андреев (“Иванушки” төркеме), Сергей Кристовский (“Уматурман” төркеме) Дмитрий Сычев һәм башка танылган шәхесләр уйный..

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International