Теләгән һәркем үзенә ошаган төзекләндерү проекты өчен 2019 елның 30 мартына кадәр тавыш бирә ала.21 гыйнвар көнне Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең сайтында http://almetyevsk.tatar.ru/rus/onlayn-golosovanii-po-otboru-obshchestvennih.htm Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018-2022 елларга «Уңайлы шәһәр мохиты формалаштыру» өстенлекле проекты кысаларында Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча тавыш бирү башланып китә.
Әлмәтлеләр тәкъдим ителгән территорияләр арасында иң мөһим дип тапканын сайлый һәм шулай ук үз вариантын да күрсәтә алачак. Теләгән һәркем үзенә ошаган төзекләндерү проекты өчен 2019 елның 30 мартына кадәр тавыш бирә ала.
Онлайн тавыш бирүгә йомгак 2019 елның 15 апрелендә ясалачак.