12 гыйнвар көнне Әлмәтнең Футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында ветераннар арасында “Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый” дигән футбол турниры узды.Әлмәт ветераннарына көч бирергә дип аларның дуслары, танышлары килгән иде. Бу турнирда шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләренең ветеран футболчылары да катнашты. Чара бер минут тынлык белән төрле елларда арабыздан киткән футболчыларны искә алу белән башланып китте.
Турнир матур хәтирәләрне яңарту һәм кызыклы әңгәмәләр белән үрелеп барды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 4 нче урынга Бөгелмә, 3 нче урынга Әлмәт, 2 нче урынга Түбән Кама һәм 1 нче урынга Чаллы командасы ия булды.
Турнирда катнашучылар Әлмәт футбол Федерациясенә әлеге чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерәләр.