ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәттә “Ленинград оборонасы өчен” медале һәм “Блокададагы Ленинградта яшәгән кешегә” билгесе белән бүләкләнгән  5 кешене котлау булды. Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гиматдинова, районның ветераннар Советы  рәисе Василий Самойлов хөрмәтле ветераннарны өйләренә барып котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Мәскәү» (Казан) мәдәният һәм спорт үзәгендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. 

 

Бүген, 30 нчы гыйнварда, Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән «ТМС-Логистика», «НКТ-Сервис», «МехСервис-НПО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең кадрлар бүлеге вәкилләре белән очрашу үткәрелде. 

Азнакай шәһәрендә танылган көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ачык республика турниры уздырылды.

Узган ялларда "Кванториум"га килгән баланың югалуы билгеле булды. "Балалар өйдә" системасы аны табуда ярдәм итте. 

2019 елның гыйнварыннан пенсиянең иминият өлеше индексацияләнде. Ул эшләмәүче пенсионерларның айлык түләвен 7,05 процентка арттырды. Акчалата санаганда бу сумма уртача бер мең сумны тәшкил итә. Дәүләт социаль ярдәме турындагы Федераль Закон нигезендә, 2010 елның 1 гыйнварыннан, материаль ярдәме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга айлык социаль өстәмәләр түләнә. Быел Татарстанда федераль социаль ярдәмне санау өчен яшәү минимумы 8232 сумны тәшкил итә.

 

31 гыйнвар көнне  9.00 алып 16.00 сәг. кадәр  Советская-Колхозная урамнарында светофор сүндерелеп торачак. 

Агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәттә Республика клиник онкология диспансеры филиалының радиология корпусын ачарга планлаштыралар.

Шәһәрдә 20 идарәче компания эшли, 22 берәмлек техника хезмәт күрсәтә. Кызганычка каршы, йорт кырындагы машиналар кар чистартуда кыенлыклар тудыра. Бу турыда ТКХ Департаменты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов җиткерде.

Кичү  авылында   2018 елгы эш нәтиҗәләре, 2019 елгы эш планнарын ачыклауга багышланган  халык җыены узды.   Кичү авылы җирлеге башлыгы Галина Туманова  үзенең чыгышында  авыл хуҗалыгы, социаль көнкүреш  объектлары, депутатлар тарафыннан  башкарылган  эшчәнлеккә тукталды,  кичекмәстән  хәл ителергә  тиешле проблемаларны  ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International