Җәйге янгыннардан соң урманнарны торгызу кирәк.
Базовая, 40 адресы буенча ремонт эшләре бару сәбәпле, 20 сентябрьдә 08:00 сәгатьтән алып эш тәмамланганчыга кадәр Базовая урамындагы «АКСМ» Төзелеш компаниясеннән Шевченко урамына кадәр салкын су бирү туктатылачак.
2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы гамәлдә. Айлык түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләрендә эшләүче табибларга бирелә. Медицина оешмасы дәүләт яки муниципаль сәламәтлек саклау системасына керергә һәм ОМСның база яки территориаль программаларында катнашырга тиеш.
23 сентябрьдә «Юбилейный» Спорт сараенда Казанның промоутер компаниясе - Ratel Pro Fight (RPF) оештырган профессиональ бокс кичәсе узачак.
2023 елның 28 сентябреннән 21 октябренә кадәр вакыт аралыгында 10:52дән 12:42гә кадәр Татарстан күгендә «көзге кояш интерференциясе» күзәтеләчәк.бу күренештә Кояш нурланышы эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачауларга мөмкин, ул вакытта яктырткычның урнашуы берничә минутка элемтә иярчене һәм җир кабул итү станциясе белән бер линиядә булачак.
25 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Безнең заман» дип аталган эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Әлмәт татар дәүләт драма театрының иң тәҗрибәле актрисаларының берсе Роза Гависовна Салихованың бенефисы 19 сентябрьдә узачак. «Эльза җире» спектаклен Актанышта, актрисаның туган җирендә уйныйлар.
«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль
РТРС дирекциясе тарафыннан 2023 елга планлы ремонт эшләре графигы буенча филиал объектларында радиотапшырулар, телерадиотапшырулар (АО ТРК «ТНВ») һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары «ТНВ - Татарстан»; «Болгар Радиосы»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы»; «Вести ФМ», радио «Маяк»; РТРС-1; РТРС-2 аналог форматында тапшыруларны сүндереп профилактик эшләр башкарылачак
Бүген, 18 сентябрьдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы бер минут тынлык белән башланды. 2023 елның 14 сентябрендә 64 яшендә хәрби офицер, запастагы подполковник, Бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе Әлмәт оешмасы рәисе Денисов Геннадий Ивановичның йөрәге тибүдән туктады.
27 сентябрьдә Әлмәттә 60 яшьтән өлкәнрәк машина йөртүчеләр өчен «Автобабай» республика конкурсының шәһәр этабы узачак. Анда 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар да катнаша ала. Мәҗбүри шарт - В категорияле йөртү таныклыгы.