Бүген, 18 сентябрьдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы бер минут тынлык белән башланды. 2023 елның 14 сентябрендә 64 яшендә хәрби офицер, запастагы подполковник, Бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе Әлмәт оешмасы рәисе Денисов Геннадий Ивановичның йөрәге тибүдән туктады.
Геннадий Иванович Денисов хөрмәтле җәмәгать эшлеклесе, абруйлы җитәкче, энергияле һәм максатчан кеше, үз шәһәренең чын патриоты һәм зур хәрефле Кеше булган. Сугышчан иптәшләре, көрәштәшләре, ветераннары, укучылары, авылдашлары һәм дуслары өчен ул чын мәгънәсендә үзенеке иде.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, киңәшмәне ачып, Орлов Дарьяны «Әлмәт шәһәре иҗтимагый киңлекләр дирекциясе»МБУ директоры вазифасына билгеләнүе белән котлады.
Планеркадагы төп докладны Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлеге җитәкчесе Альбина Залалова тәкъдим итте. Үз докладында ул Казначылык Департаментының территориаль бүлегенең 2023 елның 8 аенда башкарган эшләре турында сөйләде.
Планерка ахырында Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова алдагы атнага планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирде.