Әлмәттә 60 яшьтән өлкәнрәк шоферлар өчен «Автобабай» һәм «Автоәби» конкурсы узачак

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә Әлмәттә 60 яшьтән өлкәнрәк машина йөртүчеләр өчен «Автобабай» республика конкурсының шәһәр этабы узачак. Анда 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар да катнаша ала. Мәҗбүри шарт - В категорияле йөртү таныклыгы.

Конкурс теоретик этаптан һәм практик этаптан тора. «Автобабай» конкурсында катнашучылар Әлмәтнең «ДОСААФ» автомәктәбе биргән автомобильдә маршрут үтәләр.

Конкурста катнашу өчен Gibdd.almetevsk@mail.ru электрон адресы буенча гариза бирергә яки ЮХИДИ бүлегенә Совет урамы, 220, 11 кабинет адресы буенча килергә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 9196287878, 8(8555) 439621.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International