23 сентябрьдә «Юбилейный» Спорт сараенда Казанның промоутер компаниясе - Ratel Pro Fight (RPF) оештырган профессиональ бокс кичәсе узачак.
Кичәнең төп көрәшендә «Евразия чемпионы» титулы өчен якташыбыз Виталий Петряков (15 көрәш, 15 Җиңү, 11 нокаут) Әлмәттән КАР вәкиле Джабулани Маккензи (15 көрәш, 14 җиңү, 7 нокаут) белән көрәшәчәк.
Төп көрәштә Түбән Камадан җиңелүсез Әмир Басиров (9 көрәш, 9 җиңү, 8 нокаут) рингка чыгачак. Аның көндәше африкалы Тшифива Мануай булачак.
Шулай ук бу кичәдә RPF вәкилләре - Азизбек Тожиев, Хөршидбек Рәсүлҗанов, Татарстаннан безнең көрәшчеләр - Айшат Басиров һәм Ширхан Хөсәенов көрәшәчәк.
Бокс кичәсе 18.00 сәгатьтә башлана.