Әлмәтлеләрне «Урманны саклыйк» акциясендә катнашырга чакыралар

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Җәйге янгыннардан соң урманнарны торгызу кирәк.

Моның өчен питомниклар һәм орлыкчылык үзәкләре алдан ук үсентеләр үстерәләр, урман участокларын чистарталар һәм туфрак әзерлиләр.

Мондый күп вакыт таләп итүче процесста аларга «Экология» милли проектының «Урманны саклыйк» акциясе ярдәм итә.

Аның буенча төбәкләрдә яңа тракторлар, плуглар, чәчкечләр, культиваторлар һәм башка кирәкле җиһазлар барлыкка килә.

Сүз уңаеннан, Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 7-15 октябрь көннәрендә узачак. 1 миллион үсенте утырту планлаштырыла!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International