ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Мәгариф» бульвары «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үзгәрүен дәвам итә. «Мәгариф» бульварын төзекләндерүнең 4 нче чиратын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 8 млн. сум акча бүлеп бирелде.

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, республикада мөһим сәяси вакыйга - 7 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.

Яңартылган йорт яны территорияләрендә Ишегалды бәйрәмнәре нәкъ шулай уза. Бүген бәйрәм чаралары Р. Фәхретдин урамындагы ишегалдында узачак, 12, 14, 16, 20, 22.

2024 елның 17-19 сентябрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә аерым ихтыяҗлары булган яшьләрнең карьера үсешенә юнәлдерелгән проект сессиясен оештыра. Ул «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Проект сайтында сайлап алу узып, Татарстаннан 35 яшькә кадәрге инвалид яшьләр катнаша ала: https://minmolrtsession.ru/omtilish. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза.

Эт хуҗаларына исегезгә төшерәбез, хайваннарны озатмыйча йөртергә ярамый. Үзегезнең хайваннарыгызның үз-үзен йөртүенә юл куеп, Этегезнең кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китерергә мөмкинлеген истә тотыгыз.

Әлмәттә Радищев урамы, 10, 12 һәм Клара Цеткин урамы, 59, 61, 65, 67 адреслары буенча төзекләндерелгән ишегалдын ачу тантанасы булды.

«Дог-Френдли Әлмәт» хайваннарны эктопаразитлардан эшкәртү турында әңгәмәгә чакыра!

Җәйге чорда 10 квартал һәм район котельныйларына профилактик ремонт ясалган, шулай ук җайланмаларның һәм җылылык челтәрләренең ныклыгы һәм тыгызлыгы сыналган. Хәзерге вакытта 850 йорт юылган һәм прессланган, эшләр төгәлләнә.

Урсала микрорайонында вак таш-ком катнашмасы сибү эшләренә керештеләр.


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәр сусаклагычы территориясендә район башлыгы Тимур Нагуманов күчмә киңәшмә үткәрде. Бу объект шәһәр халкының яраткан урынына әйләнде инде, һәм аны төзекләндерү эшләре инде берничә ел дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International